Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чүпне кем ташый?

Бу елның гыйнварыннан бернинди арту юк. Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт Комитеты 2020 елның 18 декабрендә каты коммуналь калдыкларның бер куб метрын чыгарган өчен 456 сум 62 тиен күләмендә тариф раслады.

Чүпне кем ташый? 

2021 елның 1 гыйнварыннан Чаллыда чүп-чар ташуны һәм чыгаруны Татарстанның көнчыгыш зонасында калдыклар белән эш итү буенча Гринта” төбәк операторы башкара. Элек бу эш белән Горкоммунхоз компаниясе шөгыльләнгән иде. Шуңа бәйле рәвештә шәһәр халкын коммуналь хезмәтләр күрсәтү бәясе өчен борчыла.

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев журналистлар белән очрашуда чүп чыгарган өчен тариф ничек исәпләнүен аңлатты. “Бу елның гыйнварыннан бернинди арту юк. Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт Комитеты 2020 елның 18 декабрендә каты коммуналь калдыкларның бер куб метрын чыгарган өчен 456 сум 62 тиен күләмендә тариф раслады. Тариф түбәндәге формула буенча исәпләнә: 456 сум 62 тиен елына бер кешедән нормативка тапкырлана, бу индивидуаль йортларда яшәүчеләргә яки күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен. Ягъни 2,36 куб метрга яки 2,56 куб метрга һәм 12 айга бүленә. Шулай итеп, тиешле сумма килеп чыга. Күп фатирлы йортлар өчен ул аена 89 сум 80 тиен тәшкил итә”, - диде ул.

Моннан тыш, Илья Зуев Төбәк операторының чүп ташу машиналары күп санда чүп-чар чыгарырга мөмкинлек бирәчәген әйтте. “Аларның машиналарында чүпне тыгызлап тутыра торган пресс урнаштырылган, ул “Горкоммунхоз” кулланган берничә иске үрнәктәге машинаны алмаштыра”, - диде.

Җитәкче “Горкоммунхоз предприятиесе язмышы турында да сөйләде. Предприятие юк ителми, чөнки ул шәһәрдә мәетләрне җирләү буенча  эш алып бара, хуҗасыз хайваннарны тоту һәм аларны алга таба кайгырту, дератизация, дезинфекция белән шөгыльләнү дә алар карамагында. “Бездә эштән җибәрелүчеләр юк. Предприятиегә урнашкан һәм коммуналь калдыкларны ташу һәм җыю белән шөгыльләнгән кешеләргә, төбәк операторы зур югары хакы белән альтернатив эш тәкъдим иткән. Хезмәткәрләрнең төбәк операторына эшкә урнашу яки предприятиедә калып, үз эш профильләрен һәм эшчәнлек төрләрен алыштыруны сайлау мөмкинлеге бар”, - ди Илья Зуев.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев