Чулманны йөзеп чыгам, дип чак батып үлмәгән
Яңалыклар тасмасы

Чулманны йөзеп чыгам, дип чак батып үлмәгән

Узган ялда салмыш баштан 42 яшьлек берәү дусты белән Чулман елгасын йөзеп чыгам, дип бәхәсләшә.Бу хәл иртәнге өчләр тирәсендә ул ГЭС бистәсе яр буенда була. Герой Чулманга кереп йөзә башлагач хәле беткәнне сизә, коткарыгыз, дип кычкыра, ярдәмгә чакыра башлый. Ярдагылар тиз арада коткаручыларга шалтыраталар. Килеп җиткән 6 нчы эзләү- коткару...

Узган ялда салмыш баштан 42 яшьлек берәү дусты белән Чулман елгасын йөзеп чыгам, дип бәхәсләшә.Бу хәл иртәнге өчләр тирәсендә ул ГЭС бистәсе яр буенда була. Герой Чулманга кереп йөзә башлагач хәле беткәнне сизә, коткарыгыз, дип кычкыра, ярдәмгә чакыра башлый. Ярдагылар тиз арада коткаручыларга шалтыраталар. Килеп җиткән 6 нчы эзләү- коткару хезмәткәрләре мескенне елга ярыннан 1,5 километр аралыкта чак батып үлүдән коткаралар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев