Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

COVID-19 буенча яңа ачыш!

Канның беренче төркеме коронавирус инфекциясенә артык бирешеп бармый икән.

Каннары беренче төркемле булган кешеләр COVID-19 белән азрак авырый.
Бу хакта ике яңа эксперимент үткәрелгән. Беренче тикшеренүдә 473 654 кеше катнашкан. Аларга агымдагы елның февраленнән июльгә кадәрге чорда коронавирус инфекциясенә тест уздырганнар. Шул нәтиҗәләр буенча COVID-19га уңай тест беренче төркемле 7422 кешедә генә ачыкланган, дип яза FOX News. Канның беренче төркеме коронавирус инфекциясенә артык бирешеп бармый икән.
Шул ук вакытта теорияне раслау өчен галимнәргә өстәмә тикшеренүләр үткәрергә туры киләчәк икән әле.
Галимнәрнең икенче эксперименты COVID-19 белән авыр формада чирле 95 пациентны тикшерүдән гыйбарәт булган. Алар барысы да Канадада февральдән апрельгә кадәр чорда күзәтелгән. Бу тикшеренү шулай ук канның беренче төркеме булган пациентларның интенсив дәвалауны азрак таләп итүен раслаган.
Элегрәк Дания галимнәре тикшеренүләр нәтиҗәләрен бастырган иде. Алар да каннары беренче төркемле кешеләрнең коронавирусны азрак йоктыруын раслаган булган.
ФОТО:pixabay.com.

 Идрис Саитгалеев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев