Диплом алганчы ук Гиппократ антына тугры калган
Кешене үлемнән коткарган студент Зәринә Гәрәйхановага РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина рәхмәт хаты тапшырды.
Чаллы медицина көллиятен бүген тәмамлаган Зәринә Гәрәйхановага РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина рәхмәт хаты тапшырды. Зәринә шимбә көнне туган ягы – Минзәлә районы Әтрәкле авылында бер кешене үлемнән коткарып калды.
«Күршебез Алмаз абый «Тойото раф – 4» машинасын ремонтлаганда бәлага тарыган. Домкрат ычкынып китеп машина астында калган. Безнең тәрәзә ачык иде. Ул кычкырды. Мин йөгереп бардым. Алмаз абый аңында түгел иде инде. Тиз арада йөрәк-үпкә реанимация чараларын башкардым, йөрәгенә массаж ясадым. Мондый чакта секундлар язмышны хәл итә бит. Шул арада авылдашлар да килде. Ашыгыч ярдәм чакырырга куштым. Алмаз абыйны Чаллыга БСМПга алып киттеләр. Мин үземне батырлык күрсәттем дип уйламыйм. Фәкать яраткан эшемне башкардым дип саныйм. Мондый вакытта югалып калмыйча кешегә беренче ярдәм күрсәтеп, табибларга кулына тапшырырга кирәк. Мин шулай эшләдем дә», – диде Зәринә бу көнне искә төшереп.
Зәринә кечкенәдән табиб булырга хыялланган. Туган ягында мәктәпне гел «5»ле билгеләренә генә тәмамлагач, Чаллы медицина көллиятенә укырга кергән. «Безнең нәселдә табиблар юк. Мин табиб булырга теләдем һәм шул хыялымны тормышка ашыру өчен Чаллыга килдем, шәһәр дә, көллият тә бик ошады», – ди ул.
Зәринә көллияттә максатчан юллама белән укыган. Шуңа күрә аңа Линуза Ганиева исемндәге 4нче поликлиникада эшләргә туры киләчәк. Тик ул башта документларын Казан медицина университетына тапшырырга җыена. «Минем бик нык табиб буласым, кешеләргә ярдәм итәсем килә. Бәлки югары уку йортына кереп булыр», – ди ул.
Бу һөнәр бик җаваплы, кешеләрнең төрлесе бар, курыкмыйсымы дип сорадым аңардан.
«Кеше табиб янына рәхәттән килми бит. Без аны аңлап, тиешенчә ярдәм күрсәтеп, сайлаган һөнәребезне яратып башкарырга тиеш. Шул чагында аңлашылмаучанлык килеп чыкмас, авырулар безнең хезмәтне тиешенчә бәяләр дип ышанам», – дип җавап бирде ул.
Зәринәнең беренче ярдәме аркасында исән калган Алмаз Әхмәтовның хәле белән дә кызыксындым.
«Аллаһка шөкер, барсысы да яхшы. Алмаз абый өенә кайтырга әзерләнә. Минем ярдәмемне кабул иткән Әхмәтовлар гаиләсенә, авылдашларыма, мине халыкка таныткан кешеләргә рәхмәт. Алга таба да халыкның ышанычын аклап эшләргә, яшәргә язсын иде», – ди Зәринә Гәрәйханова.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты
гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев