ЕГЭда 100 балл җыючыларга акча бирәчәкләр
Яңалыклар тасмасы

ЕГЭда 100 балл җыючыларга акча бирәчәкләр

Чаллыда андый укучылар саны - 71.

Чаллыда ЕГЭда 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларына 10шар мең сум акча бирәчәкләр. Бу хакта мэр Наил Мәһдиев хәбәр итте. Бүген ул аларны шәһәр хакимите бинасында кабул итәчәк. 

Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә быел 71 укучы бердәм дәүләт имтиханнарында 100шәр балл җыйды. Өч укучы 200шәр балл алды. Информатика һәм тарихтан тыш, барлык фәннәр буенча уртача балл республика күрсәткәчләреннән югарырак. 

Балаларның бердәм дәүләт имтиханнарында югары нәтиҗәләргә ирешүендә укытучыларының да өлеше зур, дип ассызыклады мэр. Аларга да премия вәгъдә итте. Ул ике оклад размерын тәшкил итәчәк. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев