Экскаватор йөртүченең мәете табылды
Тикшерү эшләре дәвам итә.
Мәләкәс елгасында бүген иртәдән водолазлар эшләде. Алар 55 яшьлек экскваторчының мәетен таптылар.
Кичә Мәләкәс елгасында чистарту эшләре алып барганда йөзмә экскаватор әйләнеп капланган иде.
Якынча мәгълүматлар буенча экскаватор йөртүче "Татмелиоводстрой" җәмгыятендә рәсми төстә эшләмәгән.
Прокуратура хезмәтне саклау каннуннары үтәлеше буенча тикшерү башлады. Аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев