Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ФСБ продюсеры Гөлсинә Акбитованың җырын урлаганнар

Редакциябезнең дусты, биюче, автор-башкаручы Гөлсинә Акбитова редакциябезгә килеп, иҗатында күңелсез хәл килеп чыгуы турында сөйләде.

– «КАМАЗ» профсоюз комитетыннан Хәким Хәлиуллович шалтыратты: «Әдәмсуга багышланган җырыңны сиң үзең яздыңмы?» – ди. «Синнән башка яшәп булмый, синнән башка ямансу», – дигән сүзләрне үзегез язарга куштыгыз бит», – дидем. 2006 елда Казанда узган «Нечкәбил» конкурсында катнашканда, бер кибетнең рекламасында шул җырымны башкардым. Композитор Илдус Низамов компьютерында ул җыр бар. Имеш ул җырны А. исемле кыз язган дип ишттем.

Минем көйләремә язылган җырларны башкармаган артистлар күп калмады инде. 

Ә Әдәмсуга багышланган җырымны Сәрия Нәбиуллина матур итеп җырлый. 100 шигырем типографиядә. Озакламый «Язгы кояш» исемле шигырьләр җыентыгым дөнья күрәчәк. 

Гөлсинә ханым киләчәккә планнары белән дә уртаклашты. «Мин хәзер ФСБ «Граница» төркемендә продюссер булып эшлим. Май аенда авылыбызда шул төркемнең концертын оештырырга җыенам. Татарстанның атказанган артисты Илнур Гомәровны да чакырырга телим», – диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев