Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

ГАИ инспекторлары юлга чыкмаска киңәш итә

Бу һава торышының начараюы белән бәйле.

Татарстан дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә мөрәҗәгать итте. Кичектергесез эшләр булмаса, яшәгән торак пунктлардан чыкмаска.

Бу һава торышы белән бәйле. 3 январьдә Татарстан юлларында буран булу сәбәпле, күз күреме 1 км. дан ким булырга мөмкин. Җирнең тизлеге секундына 20 метрга җитәргә мөмкин. Иртәгә 4 январьдә һава торышы тагын да катлаулы булачак. Синоптиклар фаразынча, көчле юеш кар явачак. Күз күреме 500 метрга кадәр, җилнең тизлеге секундына 23 метр. 

 Юллардагы бозлавык, кар "боткасы" һәм кар көртләре хәрәкәткә комачаулый. Мондый шартларда өйдә торуың хәерле диләр белгечләр. 

 ГАИ инспекторлары юлда катлаулы хәлдә калучыларга ярдәм итәргә әзер. 

Юлда көтелмәгән хәлләр килеп чыкса, 

 8 (843) 5 333 888 телефонына шалтыратыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: трасса Һава торышы Лучший инспектор ГАИ России