«Гаилә ипотекасы»н кабат бирә башлыйлар
Бу хакта «Шәһри Чаллы»га Татарстан риелторлар Гильдиясенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Светлана Газетдинова хәбәр итте.
"Гаилә ипотекасы" өчен өстәмә лимит бүлеп бирелгән. Бүген башкаладан шундый яңалык килеп иреште. Аның күләме 350 млрд сумны тәшкил итә. Акчаны кредиторларга бүлү процессы бара. Нәтиҗәләр киләсе атна башында билгеле булуын әйттеләр", - ди Светлана Газетдинова.
Исегезгә төшерәбез, лимит бетү сәбәпле, берәр ай элек банклар "Гаилә ипотекасы"н һәм "Сельхоз" ипотеканы бирүдән туктады. Иң беренче булып бу хакта Сбербанк һәм ВТБ хәбәр итте.
Моннан тыш кредит ставкалары, күчемсез милек базарында бәяләр шактый күтәрелде. Бу хәл тагын 3, хәтта 5 елга сузылырга мөмкин дигән фикерләр яңгырады Интернетта. Сорауга ачыклык кертү максатыннан тәҗрибәле риелторга мөрәҗәгать иттек.
"Чыннан да көн саен үзгәреш, көн саен яңалык. Кешеләргә фатир, йорт сатып алу күпкә кыенлашты. Бу үз чиратында кризис механизмы кушылуга бер этәргеч булып тора. Төзелеш материаллары җитештерүчеләрдән башлап, риелторларга кадәр зур югалтулар кичерә. Шулай да, бер нәрсәне искәртәсем килә, моңа кадәр күпме кризис кичердек. Монысын да җиңеп чыгарбыз! Уйлавымча, әллә ничә елларга сузмаслар. Күреп торабыз, дәүләт әледән әле нинди дә булса социаль программалар чыгарып тора. Төшенкелеккә бирелмик".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев