Г.Акыш исемендәге лицейда туган тел бәйрәме узды (Фотолар)
Укучылар әлеге чарага ныклап әзерләнгәннәр.
Чаллының Г.Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатында халыкара туган тел көненә багышланган бик матур чара узды.
Укучылар кунакларны музыка уен коралларында уйнап каршы алдылар. Аннары милли киемнәрдәге укучылар йөзек салыш уены уйнадылар. Җырладылар, биеделәр. Уенда лицей-интернат директоры Фирдүсә Әюпова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина да катнашты. Фирдүсә ханым татарча матур итеп биеде, Дания ханым исә җырлады.

Икенче катта милли ризыкларга багышланган күргәзмә-сату оештырылган иде. Укучылар әниләре белән татар халкының тәмле ризыклары: коймак, өчпочмак, гөбәдия, кош теле, урама, шәңгә, токмач әзерләп килгәннәр. Ризыклар турында мәгълүмат та бирделәр.

Бәйрәм актлар залында дәвам итте. Лицей-интернат директоры Фирдүсә Әюпова туган телләрнең кеше тормышындагы әһәмияте турында сөйләде. Һәр кеше туган телен камил белергә, шул ук вакытта башка телләрне өйрәнүнең мөһимлеген искәртте. Укучылар татар һәм башка милләт телләрендә шигырьләр сөйләделәр. Җырладылар, биеделәр. Хор белән «Мин яратам сине, Татарстан» җырын башкардылар. Туган тел бәйрәме лицей-интернат гимны белән тәмамланды.
Чыгыш ясаган мәгариф идарәсе хезмәткәре Венера Мәгдумова, җырчы Дания Сибгатуллина, язучы Әлфия Ситдыйкова лицей-интернат директорына, коллективка балаларны милли рухта тәрбияләгәннәре, төпле белем биргәннәре өчен рәхмәт әйттеләр.
«Бу лицейда минем элеккеге студентларым эшли. Директор Фирдүсә Әюпова белән берлектә алар туган телебезне, мәдәниятне саклауга зур өлеш кертәләр. Балалар туган тел бәйрәменә ныклап әзерләнгәннәр. Аларны тыңлагач татар теленең киләчәге бар әле дип горурланып утырдым», – диде Дания Сибгатуллина.
Язучы Әлфия Ситдыйкова укучыларга мөрәҗәгать итеп: «Сез – милләтебезнең сакчылары. Киләчәктә дә туган телебезне яратыгыз», – диде.
Ата-аналар комитеты рәисе Венера Вәлиуллана балаларны бәйрәмгә әзергән укытучыларга рәхмәт белдерде. «Балалар, сез бәхетле. Чаллының иң дәрәҗәле лицееенда укыйсыз. Матур итеп чыгыш ясадыгыз, сезнең чыгышларны республика дәрәҗәсендә күрсәтергә дә оят түгел. Без сезнең белән горурланабыз», – диде.
Чыннан да мәртәбәле лицей-интернатта тырыш, белемгә омтылучы малайлар һәм кызлар укый. Алар даими рәвештә төрле бәйгеләрдә җиңү яулыйлар.

Туган тел бәйрәме тәмамлангач тагын сөенечле хәбәр килеп иреште. Наилә Вәлиева «Җиңү кайтавазы – мәңгелек» нәфис сүз бәйгесендә – Гран-при, Руфия Шакирова – беренче, Муса Гыйльметдинов – икенче урын яулады.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев