Гөлдания Хәйруллина гаиләсендә тагын сөенечле вакыйга
15 элек туган идея тормышка ашты.
Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина гаиләсендә күңелле вакыйга. Җырчының ире, композитор һәм музыкант Рөстәм Хәйруллин истәлегенә 1200 данәдә «Җиләкле җәй» исемле китап чыкты.
Татар җыр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән композитор Рөстәм Хәйруллин, моннан 15 ел элек каты авырудан вафат булды. Хушлашу мәрасимендә автор-башкаручы, шәһәр Советы депутаты Виталий Агапов аның җырларыннан торган китап чыгарырга кирәклеген әйткән иде. Бу хакта монда язган идек.
«Аллаһка шөкер, китап үзебезчә матур булып чыкты. Монда Рөстәм турында иҗатташ дуслары, җырчыларның истәлекләре, фотолар зур урын алган. Шулай ук 100гә якын җыр тексты, нотасы, җырны башкаручылар турында мәгълүмат та бар. Куар код аша кереп җырларны тыңларга да була. Рәссам Радмир Әхияров китапны бик матур һәм зәвыклы итеп бизәгән», – диде Гөлдания Хәйруллина.
Китапка ни өчен «Җиләкле җәй» исеме бирдегез дип сорадым.
«Чөнки Рөстәмнең бу җыры (шагыйрь Мирһади Разов шигыренә) халык җырына әйләнде. Аны дөньяның татарлар яшәгән барлык төбәкләрендә беләләр, бәйрәмнәрдә яратып башкаралар. Шуңа күрә Рөстәмнең китабына да шул исемне бирергә булдык», – ди җырчы.
Китапны чыгаруга Гөлдания ханым кызы Лилия белән бик күп көч куйды. Хәзер алар агымдагы елның сентябрь аенда «Җиләкле җәй» китабын тәкъдир итү кичәсе уздырырга планлаштыралар. Чаллы һәм Казанда узачак әлеге чарада Рөстәм Хәйруллин җырларын башкаручы популяр җырчылар катнашыр дип көтелә.
Китапта язылган җылы истәлекләр, матур җырлар Рөстәм Хәйруллин рухына дога булып барсын. Кадерле кешеләре, тамашачылары аны онытмый. Китабы буыннардан-буыннарга мирас булып күчә. Аның белән гаиләсе, туганнары, оныклары, тамашачылары горурлана. Урыны җәннәттә, рухы шат булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев