Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хакимгә ачык хат

Татар иҗтимагый үзәге ветераннары шәһәр хакиме Васил Шәйхразиевка республикабызда ике теллелек турындагы канунның үтәлүен сорап ачык хат юллады. Анда хакимияттәге утырыш- киңәшмәләрне татарча да алып барырга кирәк, шәһәрдәге элмә такталар шулай ук үз телебездә дә булырга тиеш, диелә. Хат авторлары никахлашу сараена "Дворец бракосочетания", дип русча гына язылып кую белән...

Татар иҗтимагый үзәге ветераннары шәһәр хакиме Васил Шәйхразиевка республикабызда ике теллелек турындагы канунның үтәлүен сорап ачык хат юллады. Анда хакимияттәге утырыш- киңәшмәләрне татарча да алып барырга кирәк, шәһәрдәге элмә такталар шулай ук үз телебездә дә булырга тиеш, диелә. Хат авторлары никахлашу сараена "Дворец бракосочетания", дип русча гына язылып кую белән дә килешмиләр.

Тынычлык проспектындагы 6 комплекс тукталышында кайчандыр Татарстан гербы һәм Тукайның: "Сөй халыкны, сөй гомерне, сөй халыкның дөньясын", дигән сүзләр язылган транспорантның кабат тергезелүен сорыйлар.

Ачык хатта мәдәният сарайларында чараларның һәм Сабантуйларының рус телендә алып барылуына да борчылу белдерелә. Шулай ук Иван Грозный Казанны алган 15 октябрьне "Хәтер көне" итеп зурлап үткәрү кирәклеге хакында да әйтелә.

Иҗтимагый үзәк ветераннары тел мәсьәләсеннән тыш Рамазан аенда кибетләрдә исерткеч эчемлекләрне сатуны тыярга кирәк, диләр һәм хатын-кыз артистларыбызның ярым шәрә сәхнәләргә чыгуларына чик куярга кирәклеген искәртәләр. Динебез вә милләтебез өчен оят күренешләрдән арынырга вакыт, дип язалар.

Хакимгә атап язылган хат җәмәгатьчелек җыенында хупланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев