“Хәләл-Үзәк”тә чираттыгы бәйрәм
16 июльдә Чаллының "Хәләл-Үзәге"ндә шәһәр мөселманнары өчен чираттагы ял чарасы узды. Чаллы шәһәре мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге үзенчәлекле бер бәйрәм уздырды. Аның финанс чыгымнарын "Хәләл-Үзәк" күтәрде. Бәйрәм кичке сәгать алтыда "Хәләл-Үзәк" янындагы мәйданда башланды. Иң башта балалар Ислам нигезләрен белү буенча викторинада, бәйгеләрдә катнаштылар. Ул мавыктыргыч сценарий буенча алып барылды.
Анда "профессор" да, "робот" та, башка катнашучылар да бар иде. Чарада Чаллы мөхтәсибәте каршында эшләп килүче "Хәзинә" мәктәбе укучылары аеруча активлык күрсәтте. Викторина һәм бәйгеләрдә катнашучы балаларга төрле бүләкләр, туңдырмалар таратылды. Аннары кул көрәше, турникта күтәрелү буенча бәйгеләр узды. Бу ярышларда кул көрәше буенча дөнья чемпионнары бертуган Хәмидуллиннар судьялык итте. Балалар арасында кул көрәшендә Габдерәхим Шәмгунов, Камил Хәйруллин, Хан Тимур җиңделәр. Ә яшьләр арасында иң көчлесе булып Фәрит Кубиев танылды. Гаптерәхим Шәмгунов балалар арасында турникта да иң күп күтәрелүче булды һәм беренчелекне яулады. Әлеге ярышта яшь хәзрәтләр дә бик теләп катнашты. Үз үрнәкләрендә алар мөселманнарның сәламәт, рухи яктан гына түгел, ә физик яктан да көчле булырга тиешлекләрен күрсәттеләр. Җиңүчеләр шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин кулыннан истәлекле призлар алды.
Бәйгеләрдән соң кызыксынучылар өчен кызыклы химик тәҗрибәләр уздырылды. Аны тамаша кылучылар йолдызлар яңгырын, күренми торган суны, тимернең януын, массаның кинәт кенә артуын һәм башка күренешләрне карап хозурландылар.
Бәйрәм ахырында катнашучылар ачык һавада пылау, җиләк-җимеш, кайнар чәй белән сыйланды. Бу күңелле чара янәшәдәге "Сөембикә" мәчетендә ахшам намазы уку белән төгәлләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев