Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Янгында зыян күргән эшмәкәрләргә ташламалар бетерелде

Махсус хәрби операциядәге ир-егетләрнең гаиләләре өчен дә салым ташламалары юкка чыгарылды...

Шәһәр Советының чираттагы сессиясендә «Гараж- 500» автобазарындагы янгыннан зыян күрүчеләргә ташламаларны бетерү турында карар кабул ителде.  2022-2023 еллар өчен алар милек һәм җир салымннан  азат ителгән иде. 

«Без  янгын нәтиҗәсендә авыр хәлдә калган эшмәкәрләрне ярдәмсез калдырмадык. Тиешле карарлар кабул итеп, аларга булыштык, – диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев. – Бүгенге көндә эшмәкәрләрнең хәлләре яхшырды. Аларның бер өлеше янгыннан соң башка сәүдә үзәкләренә күчте». 

Сессиядә шулай ук махсус хәрби операциядәге ир-егетләрнең гаиләләре өчен дә салым ташламалары юкка чыгарылды, чөнки федераль дәрәҗәдә шундый ук карар кабул ителде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гараж-500дә янгын ташламалар юкка чыгарылды