Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Ятим балаларга туган көн оештырдылар

«Әле алар барын да аңлап бетерми»

Әбиләре тәрбиясенә калган ике ятим балага шәһәрдәшләребез ярдәм итүе турында язган идек. Эшмәкәрләр, Үзәк районы башлыгы Фидәрис Хәбибуллин, битараф булмаган кешеләрне хезмәттәшебез Айзирә Имамова берләштерде. Әлеге төркем бу гаилә яшәгән фатирга капиталь ремонт ясады. Бүген апалы-энеле туганнарның икесенең дә туган көннәре.  Шул уңайдан актив төркемнән балаларга матур киемнәр бүләк итүче, тәмле бәйрәм табыны әзерләүче, виртуаль уен мәйданчыгына алып баручы да табылган.

"Гаҗәп, әмма ярдәм итү турында беркемнән дә сорарга сорарга туры килмәде, барысы да үзләре теләп тәкъдим итте. Балалар «Безнең иң яхшы туган көнебез бу» диде. Дөрес, аларның күңеле әле барын да аңлап бетерми, Аллаһы Тәгалә шулай яраткандыр, бик кыен булмасын өчен. Бу бит аларның әнисез дә, әтисез дә үткән беренче туган көннәре. Шуңа күңелләрен күрергә тырыштык"- дип уртаклашты Айзирә Имамова.

Фидәрис Хәбибуллин проектта катнашкан шәһәрдәшләребезгә Рәхмәт хатлары тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев