Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ике дистән артык машинаны бәрдергән ирне  төрмәгә җибәрделәр

Ул башта МФЦ хезмәткәрен кимсеткән, аннары 20дән артык машинаны бәрдергән иде.

2 мартта ике дистәдән артык машинага зыян салган иргә карата аңлы рәвештә чит кеше милеген бозган һәм хулиганлык өчен җинаять эше кузгатылды.

Моңа кадәр тикшерү комитеты  аңа хакимият вәкиленә тиешсез мөнәсәбәттә булганы өчен эш ачкан иде инде. Хәзер ике эшне берләштерү мәсьәләсе карала. Бу эшне шәһәр прокуратурасы махсус контрольгә алды.
Таксист булып эшләгән ирне 2 айга - 5 майга кадәр Чистай СИЗОна җибәрделәр.  Исегезгә төшерәбез, бу ир башта күпфункцияле үзәк хезмәткәрен кимсеткән иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига