Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иннегең нинди – син шундый

Һәр хатын-кызның үзенең яраткан һәм еш куллана торган иннеге була. Әлеге гап-гади бизәнү әйбере хатын-кызның характеры турында сөйли икән. Янып торган кызыл - Дәртле һәм амбициоз. Һәрчак команда белән эшләргә һәм ярдәмгә әзер. Янып торган ал - Сезнең елмаюыгыз «йогышлы», бер мизгелдә сез теләсә кемне елмайтырга сәләтле. Яңа кешеләр белән...

Һәр хатын-кызның үзенең яраткан һәм еш куллана торган иннеге була. Әлеге гап-гади бизәнү әйбере хатын-кызның характеры турында сөйли икән.

Янып торган кызыл - Дәртле һәм амбициоз. Һәрчак команда белән эшләргә һәм ярдәмгә әзер.

Янып торган ал - Сезнең елмаюыгыз «йогышлы», бер мизгелдә сез теләсә кемне елмайтырга сәләтле. Яңа кешеләр белән тиз танышып, аралашып китәсез. Нинди эшкә тотынсагыз да илһамланып, бирелеп башкарасыз.

Җиләк төсе - Нинди дә булса киңәш кирәк булса, башкалар сезгә килә. Сез туры кеше, шул ук вакытта сүзегезне кешегә каты бәрелми генә җиткерә беләсез. Туганнарыгыз һәм якыннарыгыз сезнең ачык һәм ихлас булуыгыгызга соклана.

Шәмәхә - Тыныч характерлы хатын-кызлар. Чама хисен белә, холкы сыгылмалы, тугры. Гигиена иннеге Практик, гайбәт сатарга яратмый торган хатын-кызлар сөртә. Бушка вакыт уздырмый гына файдалы эшләр белән шөгыльләнергә ярата.

Ялтыравык иннек - Үзенә игътибар итүләрен ярата. Кичәләрдә беренче булып бии башлап, иң соңыннан гына туктый. Гламур буенча эксперт, поп-культура турында күп белә.

Тән төсендәге иннек - Бераз оялчан, әмма ачылып китсә, кешеләр шунда ук гашыйк була. Изге күңелле, тирә-юньдәгеләргә бәхет өләшүче.

Ачык ал - Башкалар өчен кайгыра белүче, амбицияле, йомшак һәм хисчән.

Слива төсе - Кыю, үз-үзенә ышанучан, башкалардан һәрчак аерылып торырга ярата.

«Кишер» кызыл - Позитив, күзгә ташланып тора. Табигатьне һәм яхшы ялны ярата. Тирә-юньдәгеләргә мәхәббәт белән карый һәм яхшы кәеф тарата.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев