Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Исәп-хисап ясар чак җитә

Башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиев киңәшмәне мөһим вакыйгалардан башлады. - Авыр вакытта Россия, Татарстан җитәкчелеге КАМАЗны читтә калдырмый, бөтен яктан ярдәм итәргә омтыла. Хөкүмәт җитәкчесе Дмитрий Медведев Чаллыга килгәч, бу турыда кат-кат басым ясап әйтте. Автомобильләрне сатып аларга дәүләт заказлары алынды. Эчке базарга да "КАМАЗ"ларны алу артачак, - диде ул....

Башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиев киңәшмәне мөһим вакыйгалардан башлады.

- Авыр вакытта Россия, Татарстан җитәкчелеге КАМАЗны читтә калдырмый, бөтен яктан ярдәм итәргә омтыла. Хөкүмәт җитәкчесе Дмитрий Медведев Чаллыга килгәч, бу турыда кат-кат басым ясап әйтте. Автомобильләрне сатып аларга дәүләт заказлары алынды. Эчке базарга да "КАМАЗ"ларны алу артачак, - диде ул.

Чаллыда "Форд-Соллерс" җиңел автомобильләр заводы сафка басу да игътибарга лаек. Әлеге предприятиедә 1200 кеше хезмәт куячак. Ул елына 100 меңнән артык җиңел автомобиль эшләп чыгарырга сәләтле. Дөньядагы кризис вакытында мондый заводларның Татарстанда ачылуы зур куаныч, билгеле. "Домкор" фирмасы коллективының бер миллион квадрат метр торак төзүе дә уңай күренеш дип бәяләнде.

Трамвай линиясе ачылырга да санаулы көннәр калып бара. Ләкин зур чыгымнар белән төзелгән тукталыштагы матур павильоннарга инде төрле сүзләр, рәсемнәр ясарга өлгергәннәр. Монысы инде тәртипсез яшьләр эше.

- Мондый караш булганда, төзегәннәре дә озакка чыдамас. Үзебезнең шәһәр, милек турында кайгыртмасаң, аны кем кайгыртсын. Әти-әниләр дә, укытучылар да бу турыда уйласыннар иде, - дип халыкка мөрәҗәгать итте Наил Гамбәрович.

Чаллыдагы тәртип турында эчке эшләр идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Алексей Соколов бәян итте. Үткән атнада 50 җинаять очрагы теркәлгән. Өчесе кеше үтерү, 31 талау, автомобиль куу. 550 юл һәлакәте булган. Анда бер кеше үлгән.

Н.Мәһдиев хоккей уйнаганда тән җәрәхәтләре алып, соңыннан шифаханәдә бала үлү очрагын җентекләп өйрәнергә һәм нәтиҗә ясарга кушты.

Үткән атнада алты урында янгын чыкты. Ике кеше һәлак булды.

Киңәшмәдә катнашучыларга физкультура һәм спорт идарәсе башлыгы Наталья Безрукова спорт корылмаларының кышкы чорга әзерлеге хакында сөйләде.

Соңыннан Н.Мәһдиев коммуналь хуҗалыктагы җитешсезлекләргә тукталды. Ел азагына кадәр барлык идарә итү компанияләрендә тикшерүләр үтәчәк. Аның нәтиҗәсе газеталарда басылып чыгачак.

- Халык кемнең ничек эшләгәнен һәм күпме акча алганын белеп торачак, - диде Наил Мәһдиев йомгаклау сүзендә. Димәк, халыктан җыйган, бюджеттан килгән акчаларның кайда китүен белергә күп калмады. Шул нисбәттән, бу өлкәдә дә уңай үзгәрешләр булачак дигән өметтә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев