Югары каттан егылып төшкән кыз сәер сайтларда утырган
Яңалыклар тасмасы

Югары каттан егылып төшкән кыз сәер сайтларда утырган

Бу хакта яшьтәшләре хәбәр итте.

Академик Королев урамындагы бер йортның 26нчы катыннан егылып төшкән кыз буенча мәгълүматлар бар.

Үз чыганакларыбыздан билгеле булганча, кыз һәм аның дуслары моңарчы да йортның югары катына, шундагы балконнарына менә торган булган. Тик бу юлы, ни сәбәпледер вакыйга фаҗига белән тәмамланган. Кызның социаль челтәрләрен күзәтеп барган яшьтәшләре аның үз-үзеңә кул салу турындагы сайтларда утыруын  хәбәр иткән. Кыз тулы гаиләдә тәрбияләнгән, әти-әнисе баласында ниндидер үзгәрешләр булуын сизмәгән. Бала яхшы билгеләренә генә укыган.

Фаҗига турында монда яздык. 

Үз-үзенә кул салырга теләүчене телефон аша туктатып була. Моның буенча Чаллыда "Ышаныч телефоны" эшли. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


фаҗига

Нет комментариев