Чаллының баш дәүләт автоинспекторы Радий Кадиков юл-хәрәкәте иминлеге турында чыгыш ясады.
2026 елның 8 аенда Чаллыда 294 юл-транспорт һәлакәте булды. Анда 10 кеше һәлак булды, 340ы төрле җәрәхәтләр алды. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда кимрәк. Әмма тынычланырга ярамый, профилактика чараларын дәвам итәргә кирәк.
Радий Кадиков балалар белән профилактика чараларына аерым тукталды. Хисап чорында Чаллыда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 57 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Анда 59 балигъ булмаган бала төрле җәрәхәтләр алды.
Ел башында ике балигъ булмаган бала мотоциклда авария ясады. Нәтиҗәдә, балалар зыян күрде. Май аенда Чулман проспектында 15 яшьлек яшүсмер 13 яшьлек пассажирны бәреп екты, август аенда 13 яшьлек питбайк йөртүче «Лада Гранта» машинасына бәрелде. Ике очракта да балалар хастаханәгә озатылды.
«Шәһәр юлларында питбайкларда йөргән балалар өчен беренче чиратта әти-әниләр җаваплы. Ата-аналар балаларын тыңлап, куркыныч уенчык алып бирәләр. Балалар ата-аналардан качып питбайклар алмый, аны яшереп куеп та булмый. Ел саен республикада гына түгел, илебездә дә бүләк ителгән питбайклар нәтиҗәсендә балаларның гарип калуы яисә үлеме теркәлә», – диде Радий Кадиков.
Мондый хәлләрне булдырмау өчен 20-21 августта мотобатальон Чаллыда рейдлар үткәрде. Инспекторлар машина йөртү таныклыгы булмаган килеш машина йөртүнең 9 фактын теркәделәр. 7 мотоцикл, 2 квадроцикл штраф стоянкасына озатылды, шлемсыз мотоциклда йөрүчеләргә карата 3 беркетмә төзелде.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев кушуы буенча мондый чаралар даими үткәреләчәк.
«Бер минутлык ләззәт өчен ата-аналар үлемгә китерә торган уенчык алалар. Юлларда балалар катнашында фаҗигаләр булу икән, монда ата-аналар гаепле», – диде ул.
Мэр мәктәпләрдә юл хәрәкәте иминлеге буенча профилактик чаралар үткәрергә кушты. «Балаларны өйдә генә тотып та, саклап йөртеп тә булмый. Аларга юл кагыйдәләрен аңлатырга, киемнәренә яктырткыч элементлар тегеп куярга кирәк. Юл аша чыкканда велосипедтан төшәргә кирәклеген әйтеп тору зарур», – дип искәртте.
Нет комментариев