Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Кама веломарафоны” үтте

Үткән шимбәдә Чаллыда үткән "Кама веломарафоны" шәһәрдәшләр өчен чын спорт бәйрәменә әверелде. Ярышлар шәһәрнең дүрт урынында - Яр буе һәм ГЭС бистәсе паркларында, "Виктория" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм "Төзүче" стадионнарында үтте. Веломарафонда балалар бакчаларыннан һәм мәктәпләрдән, хезмәт коллективларыннан 10732 кеше катнашты. Массакүләм узышларда 1-3 урыннарны яулаган катнашучылар грамоталар һәм медальләр...

Үткән шимбәдә Чаллыда үткән "Кама веломарафоны" шәһәрдәшләр өчен чын спорт бәйрәменә әверелде. Ярышлар шәһәрнең дүрт урынында - Яр буе һәм ГЭС бистәсе паркларында, "Виктория" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм "Төзүче" стадионнарында үтте.

Веломарафонда балалар бакчаларыннан һәм мәктәпләрдән, хезмәт коллективларыннан 10732 кеше катнашты.

Массакүләм узышларда 1-3 урыннарны яулаган катнашучылар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнделәр. 6, 8, 10 километрлы дистанцияләрдә 1-3 урынны алучылар кубок, медаль һәм грамоталар алдылар.

Болардан тыш, спортчыларга ярышларның рәсми иганәчесе "Триал-Спорт" кибете махсус бүләкләр дә тапшырды. Иң яшь катнашучылар (2009 елгы игезәкләр Пелещак Дмитрий һәм Пелещак Роман, 2009 елгы Рычкова Полина) иң тәҗрибәле узышчы (Лидия Севрюкова, 1934 елгы), иң актив спорт гаиләсе (Дубовлар гаиләсе) махсус призларга ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X