Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“КАМАЗ-Мастер” – Россия автоспорты легендасы

Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Наил Мәһдиев шәһәр предприятие һәм оешмалары белән танышуын дәвам итә. Дүшәмбе көнне ул легендар "КАМАЗ-Мастер" командасы базасында булды. Команданың җитәкчесе, берничә тапкыр чемпион дәрәҗәсенә ирешкән күренекле спортчы Владимир Чагин "КАМАЗ-Мастер"ның тарихы турында сөйләде. Аннары Наил Гамбәровичка җыю цехын, двигательләрне сынау станциясен, ашханәне һәм спорт залын...

Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Наил Мәһдиев шәһәр предприятие һәм оешмалары белән танышуын дәвам итә. Дүшәмбе көнне ул легендар "КАМАЗ-Мастер" командасы базасында булды.

Команданың җитәкчесе, берничә тапкыр чемпион дәрәҗәсенә ирешкән күренекле спортчы Владимир Чагин "КАМАЗ-Мастер"ның тарихы турында сөйләде. Аннары Наил Гамбәровичка җыю цехын, двигательләрне сынау станциясен, ашханәне һәм спорт залын күрсәттеләр.

Владимир Чагин әйтүенчә, КАМАЗда җитештерелмәгән барлык детальләрне спорт машиналарына яраклаштырып, үзләре модернизациялиләр. Мәсәлән, 500 кВт егәрлектәге двигательнең көче 950гә җиткерелә. Шуңа бәйле рәвештә, башка детальләр дә ярыш шартларына туры килерлек итеп алмаштырыла. "Дакар" таләпләре буенча, двигатель күләме 18дән 16 литрга калдырыла.

Наил Мәһдиев спорт машинасы белән танышты, спортчылар белән аралашты. 4 октябрьдә команда Әстерханга күнегүләргә китә. Ә ноябрь башында спорт машиналары чираттагы ярышларда катнашу өчен Дакарга озатыла. 19 декабрьдә 2 машина "Африка-рейс" ярышларында катнашачак. Бу ярышларда да Чаллының "КАМАЗ-Мастеры" сынатмас дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев