Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Картлык чикләми, рухландыра: Чаллы пенсионерларының икенче яшьлеге

Татарстан Республикасы ветераннары (пенсионерлары) берләшмәсе рәисе Хәбир Газиз улы Иштирәков Яр Чаллы шәһәре ветераннарын шулай бәяли.

Чаллы – ветераннар шәһәре
50 ел элек, «КАМАЗ» конвейерыннан беренче йөк автомобиле төшкән вакытта, чаллыларның уртача яше 22-25 яшь тирәсендә булган. Ләкин вакыт аяусыз шул. Хәзер, үз вакытында Кама автогигантының Бөтенсоюз удар комсомол төзелешендә иң беренчеләрдән булып катнашучылар барысы да лаеклы ялда инде. Чаллы үзе дә пенсионерлар шәһәре булып бара. Бүген калабызда 126 меңләп кеше пенсия алып яши. Шунысы кызганыч: кайбер яшьләр аларны «артта калган халык» дип саный. Янәсе, алар компьютерны начар үзләштерә, социаль челтәрләрдә активлык күрсәтми. Ә бит төбенә төшеп карасаң, бу «артта калган халык» заманында нинди зур һәм әһәмиятле эшләр башкарган: аларның алтын куллары белән тиңдәшсез Кама заводлар комплексы һәм бөтен уңайлыклары булган гүзәл шәһәр төзелгән! Хәзерге һәм алдагы буыннар өчен озак елларга эш һәм яхшы яшәү шартлары булдырылган. Әйтергә кирәк, лаеклы ялда булсалар да, Чаллы ветераннары шәһәрнең иҗтимагый, мәдәни һәм спорт тормышына бүген дә зур өлеш кертеп яши. Алар моны аңлы рәвештә, алдан корылган планнар буенча эшли.

«Романтиклар» һәм үзешчән сәнгать
Чаллы ветераннары берләшмәсе 1987 елдан бирле эшләп килә. Ул – шәһәрнең иң зур иҗтимагый оешмаларының берсе. Өч районда алтмышлап башлангыч оешмасы бар. Пенсионерларның актив эше турында дистәләрчә мисал китереп була. Шуларның берсе – «Романтиклар» бию клубы. Аны моннан ун еллар чамасы элек Чаллыга 1971 елда ук килгән Владимир һәм Надежда Грядкиннар оештырды. 
Владимир Николай улы Кою заводында беренче металл эретүдә катнашкан һәм цех башлыгы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән кеше. Надежда Павел кызы РИЗда технолог булып эшләгән. Бу клубка «КАМАЗ»да хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан 25тән артык пенсионер йөри. Алар шәһәр пансионатларында, профилакторийларда һәм башка урыннарда концертлар куялар. Гомумән, үзешчән сәнгать – Чаллы пенсионерларының яраткан шөгыле дисәң дә була. Иң сәләтлеләрне шәһәрдә генә түгел, Татарстанда да күреп алдылар: алар ел саен «Балкыш-Сияние» исемле республикакүләм өлкән буын вәкилләре арасында оештырылучы бәйгедә катнашалар. Быел конкурсның беренче турында 510 кеше чыгыш ясады. Аларның иң өлкәненә 89 яшь иде! 

Сәламәт һәм актив тормыш
Күпләр Татарстанның атказанган табибы Александр Зотовны яхшы белә. Ул шәһәрнең ветераннар оешмасы әгъзасы. 2018 елдан бирле «Тонар» клиникасы ярдәмендә «Табиб белән бергә йөреп кайту» дигән мәгълүмати һәм сәламәтләндерү проектын алып бара. Чаллы пенсионерлары аның эшендә бик теләп катнаша. Өлкән буын өчен сәламәт булып, актив һәм озак яшәү рәвешен пропагандалау чарасы бу. Йөзләрчә кеше әлеге табиб белән бергә, скандинавия таяклары тотып, табигать кочагына чыга. «Көмеш яшь»кә җиткәннәрнең скандинавиячә йөреше үсеп килүче буын өчен дә үрнәк. 2024 ел азагында Александр Зотов «Атлап баручы адымнар» дигән бөтенроссия бәйгесендә катнашу өчен Чаллы төркемен туплады. Элек бу чараны танылган табиб-кардиохирург Лео Бакерия оештырган иде. 138 коллектив арасында чаллы ветераннары икенче урынны алдылар.
– «Атлап баручы адымнар» – кешене даими хәрәкәттә булырга өндәүче нәтиҗәле алымнарның берсе. Бу ысул ярдәмендә кеше, хәтта 60-70 яшьлек үрләрне узгач та, сәламәтлеген саклап, гомерен озайта ала. Ниһаять, без бергәләп озын һәм бәхетле гомер кичерүнең уртак чараларын таба башладык», – ди Александр Зотов.

 

Театр һәм иҗтимагый эшчәнлек
Бишенче сезон рәттән Чаллыда Анастасия Останинаның «Зәңгәр кош» исемле авторлык театры да эшләп килә. Татарстанда мондый сәнгать берлеге бердәнбер. Анастасия үзе язган пьесаларны сәхнәгә куя. Үзешчән артистлар – нигездә өлкән буын кешеләре, иң өлкәне 83 яшьтә. Театрның үз аудиториясе һәм җанатарлары бар. Биш ел эчендә 100гә якын спектакль куйдылар, аларны 7 меңнән артык кеше карады.
Өлкәннәр шәһәрнең иҗтимагый тормышында да актив катнаша. «Ветераннарга – ветераннарча игътибар», «Ярдәмләшү», «Ветеран янәшәдә яши» кебек чаралар, иң беренче чиратта, Ватан сугышында һәм тыл хезмәтендә катнашучыларга, инвалидларга багышланган. Яшь буынга ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирү дә игътибар үзәгендә. Былтыр гына да шәһәр ветераннар оешмасының лекторлык төркеме мәктәп укучылары белән 20 очрашу үткәрде, алар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Анда ике меңләп бала катнашты. Чаллы пенсионерлары СВО сугышчыларына да ярдәм итәләр. Маскировка челтәрләре үрәләр, окоп шәмнәре әзерлиләр, гуманитар ярдәм җыялар.

Игътибар һәм хөрмәт
Шәһәр җитәкчелегенең ветераннар тормышын актив һәм җайлы итү буенча эшчәнлеге дә гаять әһәмиятле.
– Хакимиятнең пенсионерлар тормышына игътибарын без ел саен билгеләп үтә торган Халыкара өлкәннәр көннәрендә күрәбез, – ди Чаллы шәһәре ветераннарының (пенсионерларының) муниципаль берлеге рәисе Зөһрә Сәетева. – Аларның девизы – «Картлык беркемне дә чикләми, рухландыра гына. Өлкәннәр – «авыр йөк» түгел, ә җәмгыятьнең актив, иҗади һәм кадерле әгъзалары». Былтыр гына да бу көннәрдә 60тан артык чара үткәрелде.
Мәдәният йортларында, китапханәләрдә һәм концерт залларында ихлас концертлар, очрашулар һәм бәйрәм программалары үтте. Үзешчән артистлар ветераннарга үзләренең иҗат җимешләрен, өлкәннәрнең яшьлек җырларын, гомумән, йөрәк җылыларын бүләк итте. «КАМАЗ» мәдәният сарае өлкәннәргә багышлап «Бәхетлеләр картаймый» дигән бәйрәм программасы үткәрде. Бу концертка Бөек Ватан сугышы ветераннарын, мактаулы шәһәрдәшләребезне, СВОда катнашучыларның туганнарын, «КАМАЗ»ның беренче төзүчеләрен чакырдылар. Сәхнәдә гаилә тормышының «алтын» һәм «зөбәрҗәт» туйларын билгеләп үтүчеләрне котладылар. Әлеге чараларда катнашканнарның барысына да мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында әзерләнгән рәсемле котлау хатлары тапшырылды.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев тә өлкән буын кешеләре катнашындагы чараларга лаеклы игътибар бирә. Аның «Энергетик» мәдәният сараенда үткәрелгән «Көзге көннәр яктысы» тантаналы концертында катнашуы «көмеш яшьтәгеләр»гә ихтирам билгесе булды. Ул шулай ук ветераннар госпиталендә дәваланучылар белән очрашты һәм аларны тәбрикләде. Аерым очрашуда 95 һәм 100 яшькә җиткән чаллылылар бүләкләнде.

«КАМАЗ» ветераннары тормышы
«КАМАЗ»да да үз ветераннар оешмасы бар. Ул 14 башлангыч оешманы берләштерә. Бүгенге көндә заводларда эшләп, 24 меңнән артык кеше пенсиягә чыккан. Зур төзелеш тәмамланганнан соң ябылган оешмаларның пенсионерларын да онытмыйлар: аларның саны бер меңнән артык.
– Санаторийларга юлламаларны иң беренче чиратта Бөек Ватан сугышында һәм тыл хезмәтендә катнашканнар, Әфганстан, Чечня һәм Чернобыль аша үткәннәр ала, – ди «КАМАЗ» ветераннары оешмасы җитәкчесе Александр Коган. – Оешмабызның аеруча мохтаҗ булган пенсионерларына гуманитар ярдәм күрсәтүдә завод профкомнарының һәм компаниянең хәйрия фондының өлеше зур. Өлкәннәрнең ялын оештырырга кирәклеген дә онытмыйбыз. «Елның бишенче фасылы» исемле әдәби-музыкаль клуб алар арасында аеруча популяр: иҗат әһелләре белән очрашулар үткәрәбез. Заводларда төрле түгәрәкләр эшләп килә. Гомеренең 70, 80, 90 яшен тутырган пенсионерларга котлау хатлары һәм бүләкләр җибәрәбез. Быел мондый өлкәннәребезнең саны бер меңнән артык. Компания алар өчен төрле экскурсияләр дә оештыра. Ветераннарыбыз Ижауда, Зөя каласында, Алабугада, Менделеевта һәм Удмуртиянең Ува районы үзәгендә булып кайттылар.
«КАМАЗ» пенсионерлары үзләре дә мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер. Алар, мәсәлән, картлар йортында яшәүчеләр өчен кием-салым һәм башка кирәк-яраклар җыялар. Бәләкәчләр йортында яшәүче кечкенә балалар өчен өс киемнәре тегәләр һәм бәйлиләр, йомшак уенчыклар ясыйлар.
Зөһрә Сәетева әйтүенчә, эш Чаллыда ветераннар һәм пенсионерларга кагылышлы истәлекле вакыйгаларны билгеләп үтү белән генә чикләнми. Алар турында кайгырту, иҗтимагый, мәдәни һәм иҗади мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү ел буе даими рәвештә алып барыла. Шактый киң, күптөрле һәм күпкырлы эшчәнлек бу.
Илисә ГАНЕЕВА.

(Әлеге язма «Минем яраткан шәһәрем» журналистлар бәйгесенә тәкъдим ителде)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллыга-400 ветераннар тормыш