Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казанда 3 кызын вәхшиләрчә кыйнаган анага нинди җәза яный?

ТР бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец аянычлы хәл буенча фикерен белдерде.

3 кызын каты итеп кыйнаган 32 яшьлек ана хәзер хокук сакчылары игътибары үзәгендә. Балаларына карата кылган гамәлләре буенча ныклап тикшерү бара. Исегезгә төшерәбез, эштән исерек кайткан хатын-кыз балаларын йокларга ирек бирмәгәне өчен кыйный. Хәтта кечкенәсен, 8 айлык сабыйны да кызганмый. Бу хакта тулырак монда яздык. 

ТР бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Ирина Волынец әлеге ситуация буенча үз фикерен белдерде. 

"Бу сорауны контрольдә тотабыз. Балаларның киләчәк язмышы ананың гаебе раслануы яки инкярь ителүе нигезендә билгеләнәчәк. Аңа ата-ана хокукыннан мәхрүм ителү генә түгел, төрмә дә яный", - диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев