Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казанда әни кеше 3 кызын аягы белән тибә-тибә кыйнаган

Сабыйларның иң кечесенә нибары 8 ай.

ТР Тикшерү комитеты 32 яшьлек хатын-кыз буенча ходатайство белән судка мөрәҗәгать итмәкче. Алар әни кешенгә карата "балаларын кыйнау" һәм "тәрбияләү бурычларын үтәмәү" маддәләре буенча җинаять эше ачты. 

26 сентябрьда хатын-кыз 3 баласын вәхшиләрчә кыйный. Хатын-кыз өйдә балалары белән үзе генә һәм исерек була. Кызларның зурысына 12 яшь. Уртангычысына 8, кечесенә нибары 8 ай. Балаларны кыйнау мизгелләре видеога да эләккән. Зур кызлары төшереп тора. Әни кеше үзе дә төшергәнгә каршы булмый сыман. "Төшер-төшер, әтиеңә күрсәт", - дип сүгенә-сүгенә балаларны кыйный. Хәтта аягы белән дә тибә. Әниләренең мондый гамәле турында зур кызы әтисенә хәбәр итә. Бу вакытта гаилә башлыгы эштә була. Ир-ат табибларны һәм хокук сакчыларын чакырта. Хәзерге вакытта тикшерү бара. Хатын-кызга карата тиешле чаралар күреләчәк. 

Исегезгә төшерәбез, Чаллыда да 26 яшьлек әни кешене 2 айга сак астына алдылар. Ул 4 айлык сабыен кыйнап имгәтте. Бала республика балалар клиник хастаханәсендә дәвалана. Бу хакта монда язган идек. 

  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев