Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Көрәшче Азат Габдрәшитовны Актаныш башлыгы зурлады

Аның белән төшкән фотоны үзенең телеграм-каналында да урнаштырды.

Чаллы көрәшчесе Азат Габдрәшитовны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов зурлады. Физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш керткәне, югары профессионализм, район, республика һәм илебез данын яклап илкүләм ярышларда күрсәткән югары нәтиҗәләре өчен аңа рәхмәт хаты тапшырды. Район башлыгы аның белән төшкән фотоны үзенең телеграм-каналында да урнаштырды. 

Азат Габдрәшитов тумышы белән Актаныш районыннан. Чаллыда яши. «Витязь» спорт мәктәбендә шөгыльләнә. Казанда БРИКС илләре уеннарында ул быел көрәш буенча чемпион исемен яулады. Аның турында тулырак МОННАН укый аласыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев