Корбанга чалынасы малның яше нинди булырга тиеш?
31 июль – Корбан гаете. Бу олуг көндә күп кенә мөэмин мөселманнар корбан чала.
Шушы нисбәттән, аларның сораулары да күп булырга мөмкин. Шушы сорауларның берсе – корбанлыкның яше. Корбанга чалынасы малның яше нинди булырга тиеш? Бу сорауга җавапны үзенең инстаграм сторисында Ильяс Халиков искә төшерде. Сарыкка ким дигәндә 6 ай булырга тиеш. Кәҗәгә - 1 ел. Сыер кебек эре терлеккә - 2 ел. Дөя 5 яшьтән дә "яшьрәк" булмаска тиеш.
Чыганак: Маттбугат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев