Республика хастаханәләрендә ковидлы пациентлар өчен 4,7 мең урын бирелгән.Коронавирус белән авыручылар өчен Татарстан хастаханәләрендә 900 урын бар
Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева сөйләде.
«Яңа коронавирус белән авырый торган пациентлар өчен билгеләнгән 3,8 мең урында кеше ята», — диде спикер.
Татарстан хастаханәләрендә йогышлы авырулар өчең вакытлыча оештырылган госпитальләрдә Covid-19 белән авыручы пациентлар өчен 4,7 мең урын бирелгән.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, республикада узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 91 яңа очрагы ачыкланган.
Нет комментариев