Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күп тел белү – байлык

Россия мәгариф күзәтчелеге башлыгы Сергей Кравцов «Российская газета» журналистларына бердәм дәүләт имтиханнарын (БДИ) якын арада итальян һәм кытай телләреннән дә бирергә мөмкин булачак, дип белдергән. Россия мәгариф күзәтчелегендә кытай теле буенча инде махсус эш төркеме дә төзелгән һәм, бу мәсьәлә уңай хәл ителсә, ведомство эшнең технологик якларын гамәлгә ашыра башлаячак....

Россия мәгариф күзәтчелеге башлыгы Сергей Кравцов «Российская газета» журналистларына бердәм дәүләт имтиханнарын (БДИ) якын арада итальян һәм кытай телләреннән дә бирергә мөмкин булачак, дип белдергән.

Россия мәгариф күзәтчелегендә кытай теле буенча инде махсус эш төркеме дә төзелгән һәм, бу мәсьәлә уңай хәл ителсә, ведомство эшнең технологик якларын гамәлгә ашыра башлаячак. Өстәп шуны да әйтергә кирәк, күптән түгел итальян һәм кытай телләре буенча бөтенроссия олимпиадасын уздыру турында карар кабул ителгән иде.

Хәзерге вакытта бердәм дәүләт имтиханнары инглиз, француз, испан һәм немец телләреннән кабул ителә. Әлеге имтиханнар югары уку йортларына керү өчен дә хезмәт итә. 2015 елдан башлап, чит телләрдән БДИда биремнәргә телдән җавап бирү мөмкинлеге булдырган махсус бүлек кертеләчәк. Аны тапшыру укучы теләге буенча оештырыла, әмма 100 баллны бары тик язма (80 балл) һәм телдән (20 балл) биремнәрне 100% үтәп кенә җыеп булачак.

2020 елдан башлап, чит телләрдән имтихан тапшыру математика һәм рус теле кебек үк мәҗбүри булачак, дип планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев