Кунак килә дип кенә моны эшләп булмый
Чаллыда татар гимназиясе белән танышкач, ТР Рәисе каршындагы туган телләрне саклау һәм үстерү комиссиясен җитәкләүче Марат Әхмәтов шулай диде.
54 нче татар гимназиясе 1991 елда төзелгән. Быел анда беренче тапкыр капиталь ремонт үтте. Гимназия Чаллыда рейтингы югары уку учреждениеләренең берсе. Биредә балаларны милли рухта тәрбияләүгә җитди игьтибар бирәләр.
Уку- укыту да татар теленә өстенлек бирелә. Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев тә, Марат Әхмәтовның да моңа шиге калмады. Алар дәресләргә кереп балаларны тыңладылар, сәләтле балаларның чыгышларын, спорт белән шөгыльләнүләрен карадылар. Гимназия бинасында 13 нче музыка мәктәбе урнашкан. Кунаклар биредә дә талантлы балалар белән таныштылар.
Очрашу ахырында Марат Әхмәтов коллективтан проблемалары белән кызыксынды. 54 нче гимназия коллективы ремонттан соң җиһазларны да яңарту кирәклеген ассызыклады. Музыка мәктәбенә исә уен кораллары җитми икән. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов белдерүенчә, мәдәният министрлыгына караган учреждениеләрдә министрлык тәэмин итә, ә мәгарифтә – фәкать үз фондлары. Марат Әхмәтов балаларга белем һәм тәрбия эшенең югары дәрәҗәдә куелышын исәпкә алып әлеге сорауларны Татарстан җитәкчелегенә җиткерергә вәгьдә бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев