Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Укырга да, укытырга да күңелле хәзер

Чаллының 54нче татар гимназиясе танымаслык булып үзгәрде.

Чаллының 54нче татар гимназиясе танымаслык булып үзгәрде. 30 елдан артык капиталь ремонт күрмәгән мәктәп быел тулысынча төзекләндерелде. Республика бюджетыннан бу максатка 285 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелде. Ремонтка февраль аенда ук керештеләр. Эшләр бер көнгә дә тынмады. Мәктәптәге үзгәрешләр турында гимназия директоры Рамил Роберт улы Исаев белән сөйләштек. 

–    Бу ремонтны күптән көткәнсездер? 
–    54нче татар гимназиясе 1991 елда файдалануга тапшырылган. Шушы елдан башлап аның бер тапкыр да капиталь ремонт күргәне булмады. Бары тик яңа уку елына әзерлек алып бару кысаларында гына җиңелчә төзекләндерә идек. 3 ел элек ашханәгә ремонт ясадык. Быел исә уку класслары, актлар, спорт заллары, бәдрәф, киенү-чишенү урыннары тулысынча эшләнде. Барлыгы 19 төр буенча төзекләндерү эшләре алып барылды. Түбәдән башладылар. Бөтен инженер челтәрләрне, вентиляция, тәрәзәләрне, ишекләрне алыштырдылар. Мәктәпнең эче дә, тышы да яңартылды. 

–    Видеокамералар да куеп чыккансыз... 
–    Балалар иминлеге – беренче урында. Гимназиябездә 64 камера урнаштырылды. Спорт, актлар залында, коридорларда, ашханәдә, урамда – бөтен җирдә дә бар. Мәктәбебезне капиталь ремонт үткәрүдә ярдәм иткән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе  җитәкчесе Марат Готыф улы Әхмәтовка рәхмәтләребезне җиткерәбез. Чаллы мэры Наил Мәһдиевкә дә чын күңелдән рәхмәтлебез. Шәһәр хакимияте территорияне төзекләндерү буенча зур ярдәм күрсәтте. Мәктәп тирәли юллар салынды, баскычлар ремонтланды.  

–    Ремонт вакытында нинди кыенлыклар булды? 
–    Ремонтка 17 февральдә үк керешкәннәр иде. Шул көннән төзүчеләр бер көнгә дә туктамыйча эшләделәр. Без дә балаларны укудан өзмәдек. Каршылыклар булмады. Эшләр төзүчеләр белән бергә аңлашып, уртакка салып алып барылды. Һәрберсе үз эшен җаваплы итеп башкарды. Аларга моның өчен зур рәхмәт. 

–    Мәктәптә кеше өзелмәде. Ата-аналар да ярдәм итте ахрысы.  
–    Әйе, аларны аеруча искәртергә кирәк. Һәрбер йомышыбызга колак салдылар. Килеп ярдәм иттеләр. Җиһазларны күчерергә дип дәшкәндә 70-80ләп әти килде. Коллективым да һәрвакыт мәктәптә булды. Беркем тик тормады. Чын күңелдән рәхмәтлемен.  

–    Быел мәктәптә күпме бала укыячак? Беренче сыйныфка керүчеләр күпме? 
–    Быел 765 бала парта артына утырачак. Беренче сыйныфка 87 бала керә. Өч сыйныф тупладык. Әти-әниләр балаларын бик теләп алып киләләр. Аларның күбесе шушы гимназияне тәмамлаган. Мәктәбебез яңарды, нурланды. Бөтен уңайлыклар да бар. Рәхәтләнеп укыйсы гына кала. Укырга да, укытырга да күңелле хәзер. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: абитуриент мобиль кушымта аndroid мәгариф уку вуз капиталь ремонт