Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Ләйсән Гыймаева: «Уси-муси килеп яшәмибез»

Булат Бәйрәмов белән кавышуына 22 ел.

«Ирек мәйданы» газетасы Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмовтан бергә озак гомер итүләренең серен сорашкан. «Быел сезнең кавышуга 22 ел. Гаиләдә ызгышларсыз булмый. Аны ничек уздырасыз?»

«Без дә “уси-муси” килеп яшәмибез, кычкырып елаган, акырышып талашкан, ишек сугып чыгып киткән вакытлар күп булды. Ләкин кешегә зарланмыйбыз, гаиләдән чыгармыйбыз», – дигән Ләйсән.

Ә Булат болай дип җавап биргән:

«Өйләнешкәч тә һәр гаиләдә бер-береңә ияләшү, холкына яраклашу, парыңны үзгәртергә теләү күзәтелә. Шул вакытта зирәклек, сабырлык,бер-береңне кабул итәргә кирәк. Гаепләмәскә. Иң мөһиме – сөйләшергә, аңлашырга. Ләйсән белән безнең арада хәзер күбрәк иҗат аркасында бәхәс чыга. Утырып сөйләшәбез, киңәшәбез дә, ул мәсьәләгә башка әйләнеп кайтмыйбыз».

Фото: Ләйсән Гыймаеваның телеграм-каналыннан скрин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев