Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Һәлакәткә тарыган сәяхәтче-блогер Рәйхан Хәлитов аңына килә башлаган

Республикабызның сәяхәтче блогеры Рәйхан Халитов Индиядә һәлакәткә юлыгып, хәзер әлеге ил госпиталендә дәвалана, инде аңына килә башлады, дип хәбәр итә якыннары. «Табиблар алга китеш бар диләр. Алар Рәйханны ясалма сулыш алдыру аппаратыннан озаккарап аерып тора башладылар. Ул әкренләп үзе сулый башлады. Сөйләшә башламады әле, күзләре белән генә сиздерә», - дип...

Табиблар шулай ук Рәйханның баш миенә нык зыян килүен, әле ул өч айлап, яки ярты еллап вакыт үткәннәнән соң гына аңлы эш итә алачак, дип белдергәннәр. Узган ял көннәрендә табиблар аңа тагын бер операция ясаганнар.

Хәзерге вакытта туганнары сырхауханә куйган исәп счетының яртысын түләгәннәр. Акча җыю дәвам итә. Кичә узган хәйрия концертыннан 60 мең акча җыя алганнар. Госпитальдә Рәйханның һәр көне 70 мең тирәсенә төшә.

Индия полицейскийлары ачыклаганча, автобус каршы як полосага чыгып, каршыга хәрәкәт итүче Рәйхан мотоциклы белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтеннән машина йөртүче качкан, полиция аны тапкан. Әмма бүгенге көнгә кадәр ул кулга алынганмы-юкмы, билгесез.

Рәйхан һәлакәт вакытында шлемда булган. Мөгаен, шуңа гына ул исән калгандыр.

«Без суд булыр дип ышанабыз. Автобус хуҗасы компаниясе зыянны каплар дип өметләнәбез. Россия чит илләр Министрлыгы әлегә бернинди дә җавап бирми. Тикшерәчәкләре расланган кебек, әмма бер нәрсә дә төгәл түгел. Иртәгә мин үзем Казаннан шунда очам, урында бу хәлне ачыклаячакмын. Үзем Индиядә юрист таптым һәм аның ярдәмендә Индия законнары белән ничек эш итәргә кирәген белермен. Полициядә исә барысы да консуллык аша хәл ителергә тиеш диделәр», - дип билгеләп үтте Ольга Ломтева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев