Ландыш Нигамәтҗановадан өчпочмаклар
Ландыш Нигамәтҗанова "Инстаграм"да түбәндәге өчпочмак рецепты белән бүлешкән. Кирәк Камырга: 1 кап акмай (газ өстендә яртылаш эретелгән һәм йомшартылган); Ярты стакан үсемлек мае; 1 стакан сөт; 1 аш кашыгы каймак; 1 аш кашыгы шикәр комы; 0,5 чәй калагы тоз; 4-4,5 стакан он. Беренче карашка, камыр шыр майдан тора кебек тоела,...
Ландыш Нигамәтҗанова "Инстаграм"да түбәндәге өчпочмак рецепты белән бүлешкән.
Кирәк
Камырга:
1 кап акмай (газ өстендә яртылаш эретелгән һәм йомшартылган);
Ярты стакан үсемлек мае;
1 стакан сөт;
1 аш кашыгы каймак;
1 аш кашыгы шикәр комы;
0,5 чәй калагы тоз;
4-4,5 стакан он.
Беренче карашка, камыр шыр майдан тора кебек тоела, тик алай түгел. Пешереп карагач, тәмле генә камыр килеп чыкты.
Эчлеккә
700 грамм вак итеп туралган майлы ит;
уртача зурлыктагы вак итеп һәм шакмаклап туралган 7-8 бәрәңге;
1 суган;
Тоз;
Борыч;
Камырның өстенә сыларга 1 йомырка.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев