Үле гәүдәдә 35 сәгать яши
Коронавирустан вафат булганнарның гәүдәләрендә әлеге куркыныч инфекциянең калуы, шуның өчен аларның капчыкта һәм ябык табутта җирләнергә тиешлеген инде барыбыз да беләбез
Ә менә шушы көннәрдә галимнәр мәетләрдә ковидның ничә сәгать йогышлы булып саклануын ачыклаган.
KURSK.COM мәгълүмат-яңалык порталы хәбәр итүенчә, белгечләр COVID-19дан һәлак булганнарның мәетләре дә зур хәвеф чыганагы икәнлеген дәлилләгән.
Патологоанатомнар үлгән пациентлардан махсус анализлар, мазок алган һәм шуны ачыклаган: вафат булганнан соң 35 сәгать буена үле гәүдәләрдәге вирусның якындагы кешеләргә йогу ихтималы бик зур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев