Легендар композитор Илгиз Закировның юбилее гөрләп узды
«Ул -халыкның йөрәген ача торган күренекле композитор», - диделәр чыгыш ясаучылар.
Чаллыда яшәп иҗат итүче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закировка 70 яшь 7 июльдә тулган иде. Әмма ул аны көзге эшләр тәмамлангач, ноябрьдә «Энергетик» мәдәният сараенда уздырды.
«Әтиемнең яраткан саны - 7. Аның һәм минем кызымның туган көне 7 июльдә. Шуңа күрә иҗатташ дуслары белән юбилеен да 7 ноябрьдә үткәрергә карар кылдык», – ди җырчы һәм композитор Гөлназ Закирова.
Илгиз Закиров иҗат юлын Чаллыда башлаган. Ул язган һәр җыр татар җыр сәнгатенең «йөзек кашы» дисәм дә арттыру булмас. «Саубуллашу», «Керкәле таулары», «Әнкәмнең догалары» һәм башкалар. Соңгысы бигрәк тә һәр татарның бәгъренә тия.
Юбилярны бәйрәме белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов, Чаллының Мактаулы гражданины Фәйрүзә Мостафина, «Чаллы икмәге» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысов, Чаллының элеккеге мэры Рәфгат Алтынбаев, Актаныш якташлык җәмгыяте җитәкчесе Фәнис Газетдинов котлады.
Җырчылар Салават Фәтхетдинов белән Ришат Төхвәтуллин юбилярга изге теләкләрен видео аша җибәрделәр.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева Илгиз Закировның «Энергетик» мәдәният сараенда бүгенге көндә дә актив иҗат итүче композиторы, күренекле музыканты дип бәяләде.
«Кайда гына чыгыш ясасак та, Илгизнең җырларын, баянда уйнап үзенең җырлавын тамашачылар җылы кабул итә», – диде ул.
Юбилярны котлап чыгыш ясаучылар аны халыкның йөрәген ача торган татарның иң күренекле композиторының берсе дип атады.
Аларның сүзләрен дәлилләп, татар эстрадасының популяр җырчылары Газинур Фарукшин, Габидулла Хөрмәтуллин, Азат Тимершәех, Нияз Хәмәтшин, Илгизәр Мортазин, Илсөяр Зарипова, Рәфил Җәләлиев, Эльмира Гыйльфанова башкарды.
Рөстәм Насыйбуллин Илгиз Закировның татар халкының киләчәгенә ишарәләп язган «Бетмибез без» җырын профессиональ югарылыкта башкарды.
Гөлназ Закирова исә Хәния Фәрхи хитка әйләндергән «Кышкы чия» җырын тамашачыларга тәкъдим итте.
Кичәдә һәр җырчыны көчле алкышладылар. Бу – композитор Илгиз Закиров иҗатына иң зур бәя һәм зур бүләк.
Кичәне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева белән Татарстанның атказанган артисты Илнур Гомәров матур итеп алып бардылар.
Фотолар Гөлназ Закировадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев