Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үлем белән уйныйлар

Балалар күңел ача, ә зурлар интегә. Җәмгыятебездә яшьләрнең яңа күңел ачу ысулы - руфинг яки түбәләр буенча йөрү, биеклектә фото-видео ясау популярлашты. Күпләребез кечкенә чакта йорт түбәләре һәм төзелеш биналары буенча йөгереп йөрделәр. Әмма моның турында кемгәдер сөйләү яки фотолар төшереп бер-берең алдында мактану булмады.

Бүгенге көндә биеклекләрне "яулау" - яшьләрнең иң яраткан күңел ачу чарасы. Аның, хәтта, үз исеме дә бар -"руфинг" (инглиз теленнән «roof» - «түбә»). Ә аның белән шөгыльләнүчеләр үзләрен руферлар дип атыйлар.

Халык та йорт түбәләре буенча йөрүче бертөркем балалар турында борчылып сөйли башлады.

- Башка төрле итеп күңел ачып булмыймени ул?! Үлем белән уйныйлар бит андый яшьләр. Ә бу яхшыга китермәс, - дип әйтә лаеклы ялдагы Мәрьям Бакиева.

Әмма яшьләр, өлкәннәрнең сүзенә карамыйча, шәһәребезнең иң биек түбәләренә менеп, анда берәр нәрсәгә асылынып яки түбәнең читенә басып, телефон белән фотолар ясап, бер-берсе алдында мактаналар. Үз "казанышларын" социаль челтәрләргә дә урнаштыралар. Анда руферларның махсус төркемнәре дә бар. Шунда алар "яулаган биеклекләре", менергә планлаштырылган йортлар исемлеген дә эләләр. Биеклекләргә еш кына мәктәп балалары, аеруча егетләр менә. Әмма араларында кызлар да очрый. Романтика һәм адреналинга кызыгып, алар да куркыныч биеклекләрдә йөриләр, фотога төшәләр. Аларның фикерләре белән кызыксынып, берничәсе белән сөйләшеп тә алдык.

- Куркыныч шөгыль белән мавыгучылар җәмгыятебездә булган, бар һәм, мөгәен, киләчәктә дә булыр. Үзем, һава торышы начар булу сәбәпле, түбәләр буенча соңгы вакытта йөрмим. Әмма мөмкинлек тугач, рәхәтләнеп анда менәчәкмен. Матур күренеш ачылган биеклектә, яраткан кешеләрең белән басып торганда әйтеп бетергесез дулкынландыргыч хисләр кичерәсең, - дип әйтә Екатерина Бесстрашная (исеме үзгәртелде).

- Мин күп еллар паркур белән шөгыльләндем. Төрле юлдагы каршылыкларны тизлек белән сикереп, йөгереп уза идем. Өч ел инде автостоп белән бер тиенсез ил буенча сәяхәт итәм. Дусларым арасында руферлар шактый. Алар үзенчәлекле кешеләр. Ләкин аларның куркынычлы биеклекләргә тартылуы үземә дә әлегә сер. Әйе, үземнең дә түбәләр буенча йөргәнем булды. Мәсәлән, Санрайс сити йортларына мендем. Ул чыннан да, нык адреналин бирә. Тагы да югары биеклеккә менеп, ныграк ул хисне кичерәсе килә. Андый түбәләрдән ачылган күренеш тә әйтеп бетергесез матур. Шул ук вакытта бу куркыныч. Әмма тормышта аннан башка да авырлыклар күп. Аларны җиңү, минемчә, кешене көчлерәк итә. Биеклеккә менгәндә үз-үзеңә ышанып, барысын да төпле итеп уйлап эш иткәндә, руфинг белән шөгыльләнергә буладыр, дип уйлыйм. Спорт та куркыныч бит, - дип әйтә яшь шәһәрдәшебез трейсер Владимир.

Әйе, яшьләр матур сөйли. Әмма тормышта түбәләрдә күңел ачулар аяныч нәтиҗәләргә дә китерә. Яр Чаллының Эчке эшләр идарәсенең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Римма Искандрова әйтүенчә, шәһәребездә андый очраклар булган.

- Узган елны биеклектә сэлфи ясау 14 яшьлек яшүсмер өчен фаҗигале тәмамланды. 2015 елның 30 июлендә егет, йортның 7 нче катламындагы балконына чыгып, андагы тимер корылмага тотынып фотога төшим дигәндә, ул сынып китә һәм егет биеклектән килеп төшә. Ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче, бала, кызганычка каршы, вафат була. Шуңа да барлык экстрим яратучы кешеләргә үз гомерләрен һәм сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, төзелеш һәм тулай йорт биналары түбәләрендә йөрмәскә өндим. Беренчедән, билгесез, тикшерелмәгән урыннарда сәламәтлек өчен куркыныч янарга мөмкин. Икенчедән, түбәләрдә төрле коммуникацияләр барлыгын да онытмаска кирәк. Алар да җәрәһәтләр китерергә мөмкин. Мәктәпләрдә дә без укучылар, аларның әти-әниләре белән әлегә темага сөйләшүләр үткәрәбез. Әлеге шөгыльнең куркыныч булуын ассызыклыйбыз. Гомумән, мин яшьләрнең эктсрималь шөгыльләр белән мавыгуларына каршы түгел. Әмма алар белән шәһәребезнең махсус урыннарында шөгыльләнүен сорар идем. Мәсәлән, Гренада паркында. Анда моның өчен барлык шартлар да булдырылган. Гомер бер генә. Аның кадерен белегез.

Чыннан да, тормыш болай да озын түгел. Канатлар ныгып биеклеккә очар урынына аннан төшеп юкка чыгу - мәгънәсезлек, минемчә. Шуңа да гомерегезне, сәламәтлекне саклагыз! Үзегездән соң горурланырлык эш-гамәлләр калдырыгыз. Уйлап яшәгез!

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев