Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Лилия Лотфрахманова: «Үзем генә Казанга күчеп киттем» - ФОТОЛАР

Лилия Лотфрахмановага «Олбрайт синдромы» (ягъни скелетның деформациясе, сөякләрнең дөрес итеп урнашмавы) дигән диагноз куялар, аякларына дистәләгән операция кичерә.

Чаллыда туып-үскән кыз бүгенге көндә Казанда яши. 

Октябрьдә Лилия һәм аның әнисе Әлфия ханым белән интервью эшләгән идем. Аны моннан укый аласыз. Шунда ук Лотфрахмановлар сер итеп кенә Казанга күченеп китәргә җыенуларын әйткәннәр иде. Лилиянең Чаллыда инвалидларга яшәү өчен уңайлыклар җитәрлек түгел дип әйтүе, хәтта шул ук автобусларга килгәндә, теләгән җиреңә барып та җитәрлек түгел, дип сөйләгәне истә.

– Казанда үзем генә яшим, барлык көндәлек эшләрне дә башкарырга өйрәндем. Әнием Чаллыда калды. Беренче вакытта кыенлыклар булса, хәзер алай түгел. Ияләштем инде. 

Шатлыгым бар: Казанда яшәсәм дә, бер дә тик утырганым юк. Мөмкинлекләре чикле хатын-кызлар арасында узган «Вдохновение» мода күрсәтү проектында катнаштым. Ничәмә-ничә кеше матур киемнәрдән мода күрсәтте. Моннан тыш Казанда оештырылган беренче инвалидлар лагеренда булып кайттым. Анда да бик ошады. Безне командаларга бүлделәр һәм без ниндидер проект өстендә эшләргә тиеш идек. Иң яхшы дип табылганнар грантка да ия булды. Мин күп кеше белән таныштым, үземә фикердәшләр таптым. Тагын чакырсалар, һичшиксез, ризалык бирәчәкмен. Бу проектның дәвамлы булуын телим, – дип уртаклашты Лилия Лотфрахманова. 



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев