Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Лимонлы су эчү зыянлымы?

Табибның берничә киңәшенә игътибар итегез

Табиб-эндокринолог Екатерина Янг ашказаны суты кислотасы түбән булган кешеләргә лимонлы су эчәргә кирәклеге турында белдерә.
Аның сүзләренә караганда, бер стакан җылы суга бер чәй калагы лимон суты салып, ашарга 20-30 минут кала эчәргә кирәк. Белгеч салкын яки бозлы су эчәргә ярамый, дип ассызыклый. Шулай ук лимонлы суны гастрит, гастродуоденит, язва авыруы кискенләшү стадиясендә булган кешеләргә эчәргә ярамый. Моннан тыш, әче эчемлекләр тешләрнең эмален бозарга мөмкин, шуңа күрә аларны трубка аша эчәргә кирәк, дип киңәш итә Екатерина Янг.
"Лимон — иң гади, бюджетлы һәм киң таралган вариант. Аны лайм суты яки грейпфрут белән алыштырырга була. Алма, кура җиләге яки гранат серкәсе дә ярый (бер стакан суга бер-ике чәй калагы алына). Шулай ук сырганак, ак яки кызыл карлыган, мүк җиләге, нарат җиләге кебек әче җиләкләр сутын да кулланырга мөмкин ", — дип аңлата эндокринолог.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев