Әлмәт спортчылары Татарстан беренчелегендә биш медаль яулаган
Яңалыклар тасмасы

Әлмәт спортчылары Татарстан беренчелегендә биш медаль яулаган

10-12 декабрь көннәрендә Яшел Үзән шәһәрендә 15-18 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында авыр атлетика буенча Татарстан беренчелеге узган

Әлмәт спортчылары авыр атлетика буенча Татарстан беренчелегендә биш медаль яулаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

10-12 декабрь көннәрендә Яшел Үзән шәһәрендә 15-18 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында авыр атлетика буенча Татарстан беренчелеге узган.

49 кг авырлыкка кадәр хатын-кызлар арасында Субботина Дарья 3 урынны алган.

Ир-атларның нәтиҗәләре: 1 урын — Злобин Данил (55 кг кадәр); 1 урын — Гасимов Рашад (61 кг кадәр); 3 урын — Гомәров Булат (61 кг кадәр); 2 урын — Кирилов Данила (67 кг кадәр). 


Нет комментариев