Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мариупольдән мәҗбүри күченеп килүчеләрне шәһәр хастаханәләрендә көтәләр

Мариупольдән мәҗбүри күченеп килүчеләрне шәһәребезнең медицина оешмаларына исәпкә алачаклар. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев : "Аларны тар белгечләргә күрсәтергә кирәк", - дип искәртте.

– Иң беренче чиратта игътибарны балаларга юнәлтергә кирәк. Алар айлар буе подвалда яшәргә мәҗбүр булган, – диде Наил Мәһдиев аппарат киңәшмәсендә. – Без аларны үз шәһәрдәшләребез кебек кабул итәргә тиеш. Кайберләрнең документлары да юк, әлеге гражданнарны медицина оешмаларына билгеләп, тиешле процедуралар үткәрергә кирәк. Бу исә аларга эшкә урнашканда да кирәк булачак. 

Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илья Зуев әйтүенчә, Мариупольдән күчеп килүчеләргә эшкә урнашу өчен миграцион документлар белән бәйле мәсьәләне хәл итеп бетерергә кирәк. Бүгенге көндә аларны рәсмиләштерү бара.

– Кием-салым мәсьәләсенә килгәндә, балаларның барысы да, ә олыларның 160ы тулысынча тәэмин ителде. Ярдәм фонды хисабына өс-баш һәм аяк киемнәрен кибетләрдә әле дә сатып алырга була. Моннан тыш, мәҗбүри күченеп кайтучылар «Нур» яшьләр үзәгендә дә үзләренә кирәк-яраклар сайлый ала, – диде Илья Зуев.

Киңәшмә барышында шәһәр мэры ярдәм фондына акча күчергән һәм әйберләр китергән барлык шәһәрдәшләргә дә рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев