Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Машина йөртү таныклыгын алыштырып тору кирәкми

Сүз 2022 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр чорда гамәлдән чыккан таныклыклар турында бара.

Россиялеләргә 2023 ел ахырына кадәр алыштырылырга тиешле машина йөртү таныклыгының гамәлдә булу вакытын автомат рәвештә озайтачаклар. Сүз 2022 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр чорда гамәлдән чыккан таныклыклар турында бара. Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр итте.

Әлеге чара, алдан исәпләүләр буенча, бөтен ил буенча биш миллионнан артык машина йөртү таныклыгына кагыла.

Күптән түгел хөкүмәт техосмотрның яңа кагыйдәләрен дә раслаган иде. Алар 2022 елның 1 сентябрендә үз көченә керәчәк.

Исегезгә төшерәбез, гади автомобильчеләр хәзер автомобильне яңадан теркәгәндә яки конструкциягә үзгәрешләр керткәндә генә техосмотр уза. Такси, автобус һәм йөк машиналары хуҗалары өчен әлеге техник чара мәҗбүри булып калды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: закон машина

2
X