Мөфти мобиль кушымта аша сорауларга җавап бирә
Яңалыклар тасмасы

Мөфти мобиль кушымта аша сорауларга җавап бирә

Хәзер теләге булган һәркем Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга Halalguide кушымтасы аша үзенең сорауларын бирә ала. Halalguide - мөселманнар өчен эшләнгән уникаль кушымта. Мөфтигә сорау бирү өчен әлеге кушымтаны телефонга күчерү һәм "Имамга сорау" бүлеген табу сорала, шуннан соң исемлектән Камил хәзрәтне сайларга кирәк. Islam-Today.ru интернет-газетасы битләрендә Камил хәзрәтнең 50гә...

Хәзер теләге булган һәркем Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга Halalguide кушымтасы аша үзенең сорауларын бирә ала.

Halalguide - мөселманнар өчен эшләнгән уникаль кушымта. Мөфтигә сорау бирү өчен әлеге кушымтаны телефонга күчерү һәм "Имамга сорау" бүлеген табу сорала, шуннан соң исемлектән Камил хәзрәтне сайларга кирәк.

Islam-Today.ru интернет-газетасы битләрендә Камил хәзрәтнең 50гә якын җавабы басылып чыкты, дип хәбәр итә Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте.


Нет комментариев