Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Минзәлә районында югалган балыкчыларны таптылар

Коткаручылар аларны 8 көн буе эзләде.

Минзәлә районында югалган балыкчыларны таптылар. Аларның мәете Яңа Мәлкән авылыннан 3 метр ярым ераклыкта, елганың 2 метр тирәнлегендә табылды. Исегезгә төшерәбез, Башкортстаннан килгән ир-атлар 4 ноябрь көнне югалган иде. 

ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы фаразлавынча, ир-атлар көймә кинәт хәрәкәт итү яисә берәр нәрсәгә бәрелү нәтиҗәсендә суга егылып төшкән. Коткару жилетларын кимәгән булганнар. 

ГИМС инспекторы Зиннур Мостафин әйтүенчә, балыкчыларны озак, атнадан артык эзләделәр. Волонтёрлар, Минзәлә коткаручыларыннан тыш, Чаллы эзләү-коткару отряды да катнашты. 

"Балыкчылар мәетенә волонтёрлар тап булды. Көймә табылган урыннан ерак булмаган. Хәзер тикшерү үткәреләчәк. Үлгән ир-атларның алкоголь куллану-кулланмавына тикшерәчәкләр", - дип сөйләде Зиннур Мостафин. 

Инспекторлар суда сак булырга чакыра. Карлы яңгыр, көчле җил вакытында көймә белән суга чыкмаска киңәш итә. Егылган очракта салкын суда кеше 20 минуттан да озаграк тора алмый - ул туңа, көзән җыера башлый, ди коткаручылар. Шуңа күрә язмышны сынамауларын сорый.

ТР буенча МЧС фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев