Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Могҗизалар кыры"нда – Татарстан!

Тапшыруны алып баручы Леонид Якубовичка һәм музейга алып килгән бүләкләре дә мулдан иде.

Кичә без Татарстан республикасының 100 еллыгы уңаеннан оештырылган тагын бер шәп күренешнең шаһиты булдык. Мәскәүнең Останкино телеүзәгендә атна саен уздырылучы “Могҗизалар кыры “ тапшыруында  Татарстан егет-кызлары бәйрәм итте. Махсус тапшыру 26  сентябрьдә яздырылган иде.

ТАССРның олуг юбилеена багышланган капитал-шоуда төрле һөнәр ияләрен берләштергән делегация дәрәҗәле катнашты, халкыбызның милли йола- гадәтләрен, традицияләрне, милли бизәкләрне ачып бирде.

Студия Татарстанның милли символикасы, Казанның иң истәлекле урыннары – Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы сурәтләре белән бизәлгән иде. Уртада әйләнеп торучы барабан татар милли аш-суларыннан сыгылып торды.

Катнашучылар үзләре сорауларга җавап бирде, үзләре биеп-җырлап сәнгать осталыгы күрсәттеләр, кәефләрне күтәрделәр. Чигүле, энҗе-мәрҗән ташлар белән бизәлгән милли костюмнар кигән җыр һәм бию ансамбльләре артистлары булган егет-кызларыбыз; Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев бу тамашаның бизәген, мәгънәсен, эчтәлеген бик баетты.

Тапшыруны алып баручы Леонид Якубовичка һәм музейга алып килгән бүләкләре дә мулдан иде. Кыскасы, тапшыру бик дәрәҗәле, абруйлы, безгә хас рухта дәртле барды һәм бер сулышта үтте.

Алсу  Тухватуллина

https://omet-rb.rbsmi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев