Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Мошенниклар кешеләрне алдауның тагын яңа ысулын тапканнар

Сак булыгыз! Белмәгән кеше белән сөйләшмәгез, кодларны, саннарны беркая да җибәрмәгез!

Мошенниклар кешеләрне алдауның яңа ысулын куллана башладылар. Телеграммда теге яки бу кешенең эш урыны төркеме булдыралар. Шушы көннәрдә мошенниклар "Татмедиа", "Татэнерго"... төркемнәре исеменнән кешеләрне алдамакчы булдылар. Пенсия яшендәге хезмәттәшләреңнең исем, фамилиясе, атасының исеме һәм туган елын күрсәтәләр. Ул исемлектә теге яки бу кеше үзе дә була. Мәгълүматлар дөрес. 

Эш бирүченең дә фамилиясе туры килә. Янәсе шул кеше: "Пенсия  күләмен арттыру өчен хезмәт стажын оцифровка ясарга кирәк. Түбәндәгеләрне эшләп, "ачкычны" җибәрегез", - ди. 

Ышанучан кешеләр шул ачкычны җибәргәч, госуслуги порталыннан шалтыраталар. "Сезнең дәүләт порталын взломали, сезнең код фәлән. Мошенниклар ятьмәсенә эләкмәс өчен сезгә госкомнадзорга шалтыратып шул санны әйтергә кирәк", - диләр. Озак та үтми госкомнадзор үзе шалтырата...

Теге санны әйтсәң, мошенникларга эләгәсең.... 

Сак булыгыз! Госуслуги да, роскомнадзор да, дәүләтнең башка хезмәтләре дә кешегә беркайчан да шалтыратмый да, төркемнәр дә булдырмый.

Хокук саклау органнары вәкилләре телефоннап килгән шикле смсларга җавап бирмәскә, цифларны, саннарны беркемгә җибәрмәскә киңәш итәләр. 

Мошенниклар йогынтысына эләксәң тиз арада яшьрәк, акыллырак кешеләргә хәбәр итәргә, госуслуги һәм онлайн банкларның парольләрен алыштырырга кирәк. Телефоныңа шалтыраткан билгесез кешеләр белән сөйләшмәскә!

Хокук саклау органнарына барып гариза һәм аңлатма язу да артык булмый. 

Явыз ниятле кешеләр синең исемнән кредит рәсмиләштерә алмасын өчен самозапрет ысулын кулланырга да була.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: WhatsApp смартфон телефон мошенник закон интернет