Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев Лев Васильев турында: «Чын характерлы, генерал иде...»

«КАМАЗ»ның беренче директоры Лев Васильев истәлегенә митинг үтте.

Искә алу чарасы «КАМАЗ» АҖ генераль дирекциясе каршында оештырылды. Нәкъ биредә Лев Васильевка һәйкәл урнаштырылган. Зур чәчәк бәйләмнәре тотып Чаллы мэры Наил Мәһдиев, “КАМАЗ” АҖ генераль директоры Сергей Когогин, РФ Дәүләт думасы депутаты Әлфия Когогина килде. Дирекция хезмәткәрләре дә чыкты. Мәрхүм Лев Борисович турында бары тик җылы хатирәләр генә яңгырады. Исегезгә төшерәбез, Лев Васильев 99 яшендә вафат булды (моннан укы).

Мэр Наил Мәһдиев: “Сиздегезме, бүген иртән яңгыр яуды. Табигать тә моңсуланды, күрәсең. Лев Борисович белән очрашып та, телефон аша да бик күп тапкыр аралашканым бар. Шуны әйтәсем килә: чын характерлы, чын генерал, чын ир-ат иде ул. Оештыра белде, тормышны сөйде. Безгә ул зур мирас – “КАМАЗ” заводын калдырды һәм ярты миллион халкы булган шәһәрдә ул бүген дә үз эшен дәвам итә”, - диде мэр Наил Мәһдиев. 


Сергей Когогин: “Ул социалистик хезмәт герое исеменә лаек кеше. Кызыклы шәхес иде. Аңа һәрвакыт “КАМАЗ” яңалыкларын җиткереп тордык. Үзе дә кызыксына иде. Без аңа һәрвакыт ярдәм итәргә тырыштык". 

РФ депутаты Әлфия Когогина: “Яшь араларыбыз зур булуына карамастан, аның белән аралашу бик җиңел иде. Аның ягыннан беркайчан да пафос, үгет-нәсыйхәт булмады. Яшьлеге, сугыш еллары, завод турында сөйли иде. Бер вакыт Лев Борисовичтан: "Сез СССР министры булгансыз, сугышта катнашкансыз, “КАМАЗ” оештыргансыз. Тормышыгызда иң якты мизгел нәрсә иде соң", - дип сорадым. “КАМАЗ” – минем тормыш җырым", “КАМАЗ”дан да яхшырак, югарырак  бернәрсә дә булмаячак", - диде”.

Мәрхүм Лев Борисович Васильевны чәршәмбе көнне җирләячәкләр. 

Мэр Наил Мәһдиев әйтүенчә, хәзер аның исемен мәңгелләштерү турында сүз бара. Исегезгә төшерәбез, 2015 елда Автомеханик техникумы аның исеме белән йөртелә башлады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев