Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Нигина Мирзаянова: «Баламны садиктан алган идем, элекке ирем тагын килеп җитте»

Баласы өчен көрәшүче әни кеше елап редакциягә шалтыратты.

Әлеге фотоны Нигина төшке вакытта җибәрде. "Әмиремне, ниһаять, балалар бакчасыннан барып алдым" дип язды ул. Ярты сәгать тә үтмәде редакциягә елап шалтыратты.

"Йорт янына кайтып кына җиткән идек, каршыбызга элекке ирем Марат килә. Баланы елата-елата тагын алып китте. Нишләргә инде? Туйдым мин бу ситуациядән", - ди ул.

Исегезгә төшерәбез, Нигина белән элекке ире Марат ел башыннан бирле бала бүлешә алмый. Җәй башында Марат бер төркем ир-атлар белән килеп, 5 яшьлек Әмирне машинага утыртып китә. Шул вакыттан бирле Нигинага күрсәтми. Әни кеше судка бирә. Казанда психологик-психиатрия экспертиза да үткәрттерә. 

Ноябрь башында ирле-хатынлы арасындагы низагка Чаллы судында нокта куелды. Бала әнисе белән яшәргә тиеш дигән карар чыгарылды. Әлегә ул үз көченә кермәде (карар кабул ителгәннән соң 30 көннән соң керә). Әмма Нигинаның баланы күрергә, үзенә алып кайтырга тулы хокукы бар. Тик Марат баланы бирергә уйламый. 

"Хокук сакчыларына, суд приставларына барам. Адвокат опека һәм попечительлек бүлегенә дә мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Ничек шулай инде? Маратның мондый кыланышыннан туйдым. Баланың психикасын боза бит. Сабыем мине күргәч сөенгән иде, тагын елатып тартып алды", - ди Нигина. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев