Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Нигина Мирзаянова: «Без улым белән бергә!»

Баласы өчен көрәшүче әни кеше сөенече белән уртаклашты.

"Ниһаять, улымны кочаклап үбә алам! Сөенечем эчемә сыймый. Без бергә!" - дип язды безгә Нигина.

Исегезгә төшерәбез, ул ел башыннан 5 яшьлек улы Әмир өчен көрәште. Җәй көне элекке ире Марат бер төркем ир-атлар белән баланы машинага утыртып алып китте. Әнисенә күрсәтмичә яшәтте. Күпме суд бусагасын атларга туры килде әни кешегә. Хәтта Казанга барып бәйсез психологик-психиатрия экспертиза үткәртте. 

Ноябрь башында ирле-хатынлы арасындагы низагка Чаллы судында нокта куелды. Бала әнисе белән яшәргә тиеш дигән карар чыгарылды. Ул тулы көченә бүген, 8 декабрьда керде. Нигина Әмирне балалар бакчасыннан 5се үк барып алган. 

"Улым әниләр көненә миңа бүләк ясаган булган. Шуны бүләк итте. Сөенә сабыем. Өйдә аш пешереп ашаттым. Шундый тәмләп, аппетит белән ашады ул. Икебез дә бәхетле. Берүк күз генә тимәсен!" - ди Нигина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев