Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Өй дә юк, акча да... 100ләп гаилә алданды

Шәхси йортлар төзүчегә карата җинаять эше кузгаттылар.

Чаллыда шәхси йортлар салу белән шөгыльләнүче эшмәкәрдән 100ләп гаилә зыян күрде. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итте.

2024-2025 елларда бизнесмен йорт салырга вәгъдә итеп, гаиләләр белән килешүләр төзи. Һәрберсеннән 5-8 млн сум акча ала. Клиентларның күбесе бу зур суммаларны банктан алырга мәҗбүр була.
Эшмәкәр сүзендә тормыйм.
Тикшерү барышында аның коллективы 3 кешедән торуы ачыклана. Йорт салырлык техникасы да булмый. Төзелеш материаллары да сатып алмый. Эшчеләр объектка чыксалар да, фундамент ясыйлар да, шуның белән юкка чыгалар. 

Хәзер тикшерү бара. Мошенниклык маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев